Урыссуда төсле буяулар фестивале узды

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Район мәдәният йорты мәйданында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган тамаша чарасы  - Холи буяулар фестивале узды.

Балалар һәм хәтта олылар да күңел ачтылар һәм бер-берсенә төрле төстәге порошок буяулар сиптеләр. Мәйдан төрле төстәге буяулар сибелгән ютазылылар белән тулды. Моны күрергә кирәк иде!

Чын бәйрәм оештырылды. Чарада катнашучыларның барысы да уңай эмоцияләр заряды алды.

- Фестивальнең төп максаты - балаларга һәм өлкәннәргә уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр бүләк итү. Бу бәйрәм Һиндстаннан башлангыч алган. Без балалар белән күңелле уеннар һәм викториналар үткәрәбез, аннары барыбыз  бергә пакеттан өскә төсле буяулар порошогы сибәбез һәм төрле төстәге фейерверк барлыкка килә. Балалар моңа һәрвакыт шат! - дип сөйләде безгә Туймазы шәһәреннән фестивальне алып баручы Иван Чернов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International