Урыссу ишегалды лагерьларының икенче сменасы күңелле бәйрәм белән тәмамланды

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы базасында ишегалды лагерьларының икенче сменасын ябуга багышланган чара узды.

Мәйданчыкларда тәрбияләнүчеләр кызыклы концерт номерлары әзерләгәннәр иде һәм клубның музыка залында бер-берсе алдында чыгыш ясадылар.

Әйдәманнар балалар өчен хәрәкәтчән уеннар һәм викториналар үткәрделәр. Чын бәйрәм килеп чыкты.

Чара ахырында балалар татлы бүләкләр алдылар.

Исегезгә төшерәбез, узган елдагы кебек үк, җәйге чорда безнең районда башлангыч сыйныф укучыларын мәшгуль итү максатыннан ишегалды мәйданчыклары эшли. Алар барлыгы дүртәү – берсе - Ютазыда, өчесе - Урыссуда. Бу лагерьларда әйдәманнар - тәҗрибәле педагогларда махсус әзерлек үткән һәм җәйге каникуллар вакытында мәшгульлек үзәге аша бирегә эшкә урнашкан югары сыйныф кызлары. Балалар Урыссу ур., 17, Куйбышев ур., 7, Горький ур., 1 урамнарындагы беркетелгән мәйданчыкларга теләп киләләр. Алар әйдәманнар белән төрле уеннар уйныйлар, экскурсияләргә йөриләр һәм тематик чараларда катнашалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International