«Мин җәяүле» юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы барышында Урыссуның 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча «Янгын сүндергеч белән танышу», «Машинадагы аптечкада нәрсәләр бар?» дип аталган әңгәмәләр үткәрелде.
Мондый әңгәмәләрнең максаты - балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, экстремаль ситуацияләрдә эш итү өчен кирәкле белемнәр, күнекмәләр һәм осталык белән “кораллау”.
- Атна дәвамында без һәр балага юл хәрәкәтендә катнашучының, олы кешенең дә, баланың да билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген җиткерергә тырыштык, балаларда урамнарда һәм юлларда куркынычсыз тәртиптә кирәкле күзаллаулар, күнекмәләр һәм осталыклар булдырдык, - дип аңлатты балалар бакчасы мөдире Фирүзә Ганиева.
7 нче балалар бакчасында балалар юл травматизмын профилактикалау атналыгын уздыруга йомгак ясап, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин:
• Барлык чаралар тулы күләмдә, план буенча, шактый югары дәрәҗәдә үткәрелде һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү буенча алга таба мотивацияләү өчен нигез булып хезмәт итте.
• Формаларның төрлелеге балаларга үзләренең активлыгын һәм иҗатын күрсәтергә мөмкинлек бирде.
• Һәр белем бирү эшчәнлеге танып белүгә булышлык итте һәм мавыктыргыч та булды.