Фәния исеме, күренеп торганча, “фәннәр иясе”, “белемнәр иясе” дигән мәгънәне аңлата.
Ютазы вылында яшәүче Фәния Рәфыйкова бүген үзенең 80 еллык гомер юбилеен бәйрәм итә.
Юбилярны котларга авылдашлары, туганнары һәм якыннары килде. Бәйрәм сәбәпчесе адресына тәмле ризыклар белән тулы өстәл артында котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады. Ислам кануннары буенча яшәүче Фәния Рәүф кызы үзенең туган көнен традицион мәҗлес белән билгеләп үтте.
Фәния апаны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова һәм район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова да килгән иде. Алар юбилярны җылы котладылар, аның төбәгебезнең дини яңарышы өлкәсендәге казанышларын ассызыкладылар һәм чәчәк бәйләме һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Әти-әнисе куйган Фәния исеме аның җисеменә тулысынча туры килә - ул белемле һәм белем туплаудан туктамый.