Хөрмәтле сугышчы-десантчылар һәм һава-десант гаскәрләре ветераннары!

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Һава-десант гаскәрләре көне белән котлаулар кабул итегез!

Бөек Ватан сугышы елларында сезнең кыюлыгыгыз, фидакарьлегегез һәм профессиональлегегез Бөек Җиңү яуларга ярдәм иткән! Хәзер "зәңгәр беретлар" тынычлык урнаштыру һәм террорчылыкка каршы операцияләр үткәргәндә, искиткеч максатларга ирешә. Һава-десант гаскәрләре Россия армиясенең элитасы булып санала, чөнки нәкъ менә һава-десант гаскәрләре сугышчылары максималь куркыныч һәм хәл ителми торган бурычларны үти ала.

 

Барлык десантчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, һава-десант гаскәрләре ветераннарына чын күңелдән нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм тыныч күк телим. Һава-десант гаскәрләре бәйрәме белән!

 

Район башлыгы А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International