Гимназия укучысы Эльнара Хәлилова «Тартария» төбәкара профильле сменасында катнаша

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Чаралар һәм мастер-класслар Зеленодольск шәһәренең «Дельфин» шифаханәсе базасында уза.

 

"Тартария" форумы 2014 елдан башлап ел саен үткәрелә. Аның максаты -татар телен өйрәнү, милли мәдәниятне, тарихны һәм традицияләрне саклау.

 

Форумда балалар интеллектуаль яктан гына түгел, төрле мастер-классларда да катнашалар. Илгиз Мөхетдинов, Айрат Закиров, Гүзәл Уразова — болар әле Татарстанның балалар белән очрашуга килгән һәм аларга очрашудан онытылмаслык хисләр бүләк иткән танылган кешеләренең тулы исемлеге түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International