2 августта җәйге каникулларның чираттагы көнендә, яшь китап укучылар өчен Үзәк балалар китапханәсе, балалар язучыларының әсәрләре буенча «Безнең белән боекмассың» конкурс-уен программасын үткәрде.
Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, төрле конкурслар узды. «Аяк- куллар», «Мишень», «Бал кортлары һәм чәчәкләр» кебек хәрәкәт иҗади конкурсларында аларны кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы биремнәр көтте.
Балалар өчен интеллектуаль әдәби конкурслар да үткәрелде, аларда малайлар һәм кызлар үз белемнәрен сынап карый алдылар һәм якты тәэсирләр, уңай эмоцияләр алдылар, елмаюлар, шатлык һәм куаныч күп булды.