«Пиратлар һәм феялар!» Шундый исем астында 1 августта Балалар иҗаты үзәгендә өстәмә белем бирү педагоглары балалар өчен аквагрим буенча мастер-класс үткәрделәр.
Балалар иҗаты үзәге методисты мондый гадәти булмаган заманча техника һәм аквагримның нинди сәнгать төрләрен үз эченә алуы турында сөйләде.
Аквагримны махсус технологияләр ярдәмендә ясау аркасында, берничә минут эчендә балалар алдан күрсәтелгән персонажларга һәм образларга әверелде.
Балаларга бу техниканы үз дусларында сынап карарга тәкъдим ителде. Чара барышында катнашучылар уңай һәм яхшы кәеф заряды алдылар.
Балалар иҗаты үзәге методисты Вәлиева Г. И.