Һәр елның 5 августында, беренче эшләүче светофор урнаштырылган көнне, бөтен дөнья Халыкара светофор көнен билгеләп үтә.
Бу бәйрәм - балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү өчен искиткеч мөмкинлек.
Бу дата алдыннан Үзәк балалар китапханәсендә «Безнең дустыбыз - светофор» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, ул укучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм куркынычсызлык әлифбасы белән таныштырачак.
Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, башлангыч сыйныф укучыларына, тәрбиячеләргә, укытучыларга, ата-аналарга – барлык балалар белән тормыш иминлеге нигезләре проблемалары буенча эшләүчеләргә файдалы булачак.
Кайчандыр барлык машина йөртүчеләр дә җәяүлеләр булган. Һәм кайчан да булса җәяүлеләр автомобиль йөртүче булачак. Ләкин алар да, башкалар да юл кагыйдәләрен белергә тиеш. Чөнки үзеңне дә, башкаларның тормышын да куркыныч астына куярга ярамый.
Исегездә тотыгыз! Куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәм өйрәнү генә түгел, ә үтәү дә мөһим!