Лаеш районындагы үзәк үз канаты астында Татарстан Республикасының барлык почмакларыннан сәләтле яшьләрне җыйды.
“Йолдызлы” лагере базасында узган профильле сменаның бурычларына балаларның кече һәм урта бизнеска кызыксынуын арттыру буенча дәресләр, мастер-класслар һәм бизнес-проектлау буенча очрашулар үткәрү кебек чаралар керә. Төп юнәлештән тыш, шәхеснең һәрьяклап үсешенә юнәлдерелгән иҗади, фәнни-интеллектуаль һәм спорт чаралары үткәрелгән.