“Ютазы аграрийларының резервлары бар”, - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Ютазы районына эш визиты белән килгәч, шулай дип белдерде.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Динар Хәкимов озатуында ул «А.Вафауллин» КФХның сөтчелек фермасында булды.
Биредә, әлеге авыл хуҗалыгы коллективы базасында, район башлыгы җыелучыларны кыскача районның авыл хуҗалыгы тармагының төп күрсәткечләре белән таныштырды — уңышларга һәм эштәге кайбер кимчелекләргә тукталды.
Үз чиратында, Җәббаров район аграрийларының игътибарын барлык булган резервлардан файдалану кирәклегенә юнәлтте.
Бәлки, бу Ютазы агросекторы өчен махсус республика программасы булыр. Башкача әйткәндә, республика җирдә эшләргә — үз бизнесын төзергә һәм үстерергә теләүчеләргә һәртөрле финанс ярдәме күрсәтергә әзер.
Атчылык, сарыкчылык... Ютазы тау битләүләре һәм болыннары бу тармаклар өчен уңай килгән. Ведомство башлыгы хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде һәм районның авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсешен ачык күрсәтүче күргәзмә белән танышты.
Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, җирлек башлыклары һәм башкалар катнашты.