«Сәламәтлек юлы буйлап алга» — Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссу поселогының Гаилә паркында шундый исем астында чара үткәрделәр

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Катнашучылар булып ишегалды лагерена йөрүче балалар чыгыш ясады. Спорт сәгате бер тын алуда үтеп китте. Балалар хәрәкәт уеннарында һәм спорт ярышларында теләп катнаштылар.

 

Мондый “марш-бросокларда” яшь буын теләп катнаша. Бу сәламәтлек юлында чыннан да ышанычлы адым. Бу юлның башы гына. Ул дәвамлы булырга тиеш, чөнки физик активлык, физкультура кешегә «мәдәният» төшенчәсен сеңдерә. Чара барышында хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Хәнипова сәламәтлекнең нәрсә аңлатуын, иртәнге гимнастиканың, чыныгуның файдалылыгын һәм физик культураның сәламәтлекне ничек ныгытуын сөйләде.

Аннары балалар табышмаклар чиштеләр, шәхси гигиенаның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Соңыннан, ике командага бүленеп, алар «Иң тиз, көчле, җитез» эстафетасында катнаштылар.

Ә чара ахырында барлык балалар да татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International