Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документ фондлар арасында мәгълүмат алмашуны һәм МХО ветераннарына ярдәм итү турында законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен эшче төркемнәр булдыруны күздә тота. Моннан тыш, фондлар дәүләт түләүләре һәм ташламалар турында уртак аңлату эше алып барачак.
"Безнең уртак эшебез — МХО зонасыннан өйләренә кайтучы егетләргә ярдәм итү, аларга һәм аларның гаиләләренә шәхси ярдәм күрсәтү һәм килеп туган сорауларны хәл итүдә һәрьяклап булышу. Хәзер бу безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе", - дип ассызыклады Эдуард Вафин.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина фондның оешканнан бирле ветераннар белән актив эшләве турында сөйләде.
"Татарстан Социаль фонды белән хезмәттәшлек бу процессны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк, шуңа күрә ветераннар, шул исәптән «Ватанны саклаучылар» фонды җаваплылыгы өлкәсендә торучылар да, оператив рәвештә түләүләр һәм барлык тиешле ярдәм чараларын ала алачак, - диде Гүзәл Удачина.