Дим елгасы аша күпер рәсми рәвештә хәрәкәт өчен ачык

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Ютазы районы халкы түземсезлек белән көткән вакыйга, ниһаять, булды.

Бүген көндез ике республиканы - Татарстан белән Башкортостанны тоташтыручы «Урыссу - Октябрьский - Әбсәләм — Уба» автомобиль юлында Дим елгасы аша күпер аша транспорт хәрәкәте ачылды. Видеода күргәнегезчә, күпер аша беренче булып махсус техника үтте.

Күпер төзелеше 2021 елда башланганган иде  һәм 2 этапта башкарылды. Шул вакыттан бирле төп трафик М-5 трассасы аша үтә.

Реконструкциядән соң күпернең полотносы озынайды һәм хәзер 110 метр тәшкил итте. Аңа яңа асфальт җәелгән, чикләүләр һәм башка элементлар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International