Үзәк балалар китапханәсендә ишегалды лагерьлары балалары өчен «Сөекле туган ягыбыз» экологик викторинасы үткәрелде

2023 елның 11 августы, җомга

Чара башында балалар районыбызның кызыклы, күп кырлы тарихы белән таныштылар.

Китапханәче белән бергә кече ватаннарының тарихи урыннары буенча виртуаль сәяхәт ясадылар.

Аннары, викторина сорауларына җавап биреп һәм уен биремнәрен үтәп, безнең район территориясе, урманнар, елгалар, үсемлекләр һәм туган як хайваннары турында җентекләбрәк белделәр, милли ризыклар буенча белемнәрен ныгыттылар.

Балалар «Түбәтәй» уенында актив катнаштылар. Чара ахырында катнашучылар Ютазы районы турында китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International