Әпсәләм комбинаты генераль директоры Илһам Сафинга «Ютазы районының мактаулы гражданины» исеме бирелде

2023 елның 11 августы, җомга

Мондый карарны Ютазы район советының IV чакырылышы XIV утырышында район депутатлар корпусы кабул итте.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин рәислегендә узган утырышта даими комиссияләр утырышларында алдан каралган мәсьәләләр расланды.

Беренче сорау буенча — «ТР Ютазы муниципаль районының мактаулы гражданины» исемен бирү турында — район Советы Аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова чыгыш ясады.

 

 

«2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Ютазы муниципаль районы бюджеты турында» 2022 елның 9 декабрендәге 53 номерлы ТР Ютазы район советының IV чакырылыш XII утырышы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында» һәм «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджетына 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне өстәмә норматив белән алыштыруны килештерү турында» —финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова таныштырды.

«Ютазы муниципаль районы милкендәге мөлкәтне арендага бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында” ТР Ютазы район Советының 18.12.2015 ел, № 18 карарына үзгәрешләр кертү турында»гы сорауны мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алинә Хөббәтова чыгыш тотты.

Барлык сораулар буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.

Ахырда район башлыгы, Ютазы район Советы депутаты таныклыгын һәм билгесен 3 нче Иске Урыссу сайлау округы депутаты Илгиз Галиевка һәм 2 нче Димтамак сайлау округы депутаты Рамил Гәрәевка тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International