Ютазы игенчеләре көзге культуралар чәчә башладылар

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Бүген «Уңыш» ҖЧҖ игенчеләре көзге чәчүгә керештеләр: көзге арыш орлыклары яхшы әзерләнгән туфракка ятты.

Тулаем район басуларында туфракны төп эшкәртү һәм язгы культураларны җыю буенча эшләр тулы куәтенә алып барыла.

«Уңыш» ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренең, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең һәм әйдәп баручы хезмәтләрнең күчмә семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эше район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Динар Хәкимов җитәкчелегендә үтте.

Сөйләшүнең темасы - урып-җыю кампаниясен югалтуларсыз тәмамлау, оптималь агросрокларда көзге чәчүне җиңеп чыгу, туфракның кибүенә юл куймыйча басуларны сөрү, бер өлешен чиста парга калдыру һәм иҗтимагый терлекләрне азык белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү.

Семинарның икенче өлеше комбайнчыларны һәм механизаторларны традицион матди стимуллаштыруга багышланган иде.

Мәсәлән, суктыру нәтиҗәләре буенча акчалата бүләкләүгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруда мәшгуль булган түбәндәге комбайнчылар лаек булды:

- Рәмис Галиев һәм Илмир Мәрданшин («Уңыш» ҖЧҖ);

- Рәфис Насыйров һәм Ленар Әхмәтшин (“АгроМир» ҖЧҖ);

Рөстәм Садыйков (“А.Вафауллин” КФХ).

Бөртекле һәм  бөртекле-кузаклы культураларны чабу нәтиҗәләре буенча түбәндәге механизаторлар бүләкләнде:

- Рәсим Әхмәтшин һәм Наил Гыйльманов («АгроМир»);

Фирданис Гәрәев (И.Нәбиуллин).

Игенчеләргә премияләрне район башлыгы тапшырды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы билгеләп үткәнчә, бу район игенчеләрен матди яктан стимуллаштыруның беренче этабы. Икенчесе дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International