"Татар party" – ул оригиналь фотозона, милли ризыклар, конкурслар һәм җырлар һәм башка бик күп нәрсәләр.
Чарада мохит чыннан да бик җылы, дустанә иде. Кунаклар рәхәтләнеп биеделәр, барлык конкурсларда катнаштылар, таныштылар һәм аралаштылар. Татар яшьләренең күп кенә вәкилләре өчен милли мәдәният бары әби-бабайлар һәм “авыллык” белән генә ассоциацияләнә.
Без исә үзебезнең кичә белән заманча һәм традицион татар музыкасы, татар мәдәнияте кирәкле һәм модалы була алуын күрсәттек.