«Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская белән берлектә 2023 елның 21 августында 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр мәгариф сораулары буенча телефон кайнар линиясен оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү)
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен).