Урыссуда парк волейбол турниры узды

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Физкультурниклар көне хөрмәтенә, велосипедта узыштан соң, «Энергия» стадионында 4×4 парк волейболы буенча турнир узды.

 

Район кызлар командалары  - “Уруссинка”, “Девчата”, “Япрык” “Уруссинка-2” үзара алышка чыктылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынга “Девчата” командасы, икенчегә – “Уруссинка” һәм өченче урынга “Япрык” командасы чыкты.

Турнирдан соң Ютазы районы ГТО ВФСК тест үзәге тарафыннан «ГТО үз мөмкинлекләреңне бел» акциясе оештырылды, анда теләгән һәркем ГТО нормативларын тапшыра алды.

Нормативлар буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International