Балалар бакчасы Бал Спасын күңелле билгеләп үтте

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Урыссуның 1нче балалар бакчасында Бал Спасы бәйрәме узды.

 

Төркем тәрбиячеләре «Бал Спасы» дигән символик чара үткәрделәр, балаларга бу бәйрәм турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр.

Балалар «Бал Спасы»ның ни өчен шулай аталуын һәм элек һәм хәзер ничек бал алуларын белделәр, бу көндәге билгеләр белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар бал кортлары, аларның табигатьтәге әһәмияте турында белемнәрен тулыландырдылар.

Балаларга кунакка күчтәнәчләр алып Бал корты килде. Шулай ук балалар бик теләп җырлар җырладылар, рәсем ясадылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, кызыклы хәрәкәт уеннарында катнаштылар.

Тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә «Медовый спас-2023» кул эшләре конкурсында катнаштылар һәм грамоталар алдылар.

Бәйрәм бал һәм тәбикмәк белән чәй эчеп тәмамланды!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International