Урыссу сәнәгать паркы эшли

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Сәнәгать паркы территориясенә яңа резидент «Цемент Трейд» ҖЧҖ керде.

Бу хакта бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина хәбәр итте.

«Цемент Трейд» ҖЧҖ цемент кабул итү һәм фасовкалау өчен цемент хабын реконструкцияләүгә кереште. Киләчәктә биредә тар юнәлешле ассортиментлы тимер-бетон әйберләр җитештерүне башлап җибәрү планлаштырыла, бу өстәмә эш урыннары ачу мөмкинлеге бирәчәк.

Якын киләчәктә планнарга шулай ук эконом-класс кием-салым һәм аяк киемнәре сату өчен 780 кв.метр мәйданлы «Находка» бинасының буш өлешен реконструкцияләү дә керә.

- Бүген сәнәгать паркы территориясендә икътисадның төрле тармакларыннан 18 резидент үз эшчәнлеген алып бара, 238 кеше эшли, — дип билгеләп үтте Гыйбадуллина. - Агымдагы елның беренче ярты еллыгында эшчәнлекнең барлык төрләреннән кергән акча 310 млн. сум тәшкил итте.

Җиде резидент һәм «Идарәче компания» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән килешүләр төзеде, берничә преференциягә хокук алдылар: транспорт һәм мөлкәт салымыннан азат итү; УСН буенча ташламалы ставка (1% — «керемнәр» системасы буенча, 5% — «керем — чыгымнар» системасы буенча); электр энергиясе буенча субсидияләү.

«Урыссу» сәнәгать паркы территориясендә эшләүче кайбер производстволарда тукталыйк.

«Регионэлектро» ҖЧҖ комплектлы трансформатор подстанцияләре җитештерү заводы. Агымдагы елның алты аенда предприятие 38 млн.сумлык продукция озаткан. Җитештерүне киңәйтү өчен янәшәдә 912 кв. метр мәйданлы бина сатып алынган. Композит материаллардан трансформатор подстанцияләре корпусларын чыгаруны башларга планлаштыралар.

Азат Әхмәдышин ШЭ 2022 елда инвестиция-венчур фонды акчаларын җәлеп итте, яңа теплица төзеде һәм җиләк үстерү буенча җитештерүне киңәйтте. Теплица заманча технологияләр буенча эшләнгән.

«Парадайз» ҖЧҖ югары дәрәҗәдәге ялтыравык буялган җиһаз фасадларыннан корпус җиһазлары җитештерә. “Кухня”, шкаф-купе, ванна бүлмәсе өчен җиһазлар чыгаруның тулы циклы үзләштерелгән. Җитештерү кадрлар кытлыгын кичерә, җитештерү мәйданнарын киңәйтү мәсьәләсе кискен тора.

Катков ШЭ төзелеш материаллары җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Ике бинаны үз милкенә ала. Бүгенге көндә аскуймалар  җитештерү цехы төзү өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү өстендә эшли.

ИП Ирек Янгулов “сыгылмалы таш” җитештерүне яңадан башлап җибәргән.

«Находка». Әлеге сәүдә мәйданчыгы Урыссу халкы арасында да, авыл халкы арасында да зур ихтыяҗ белән файдалана.

Таһир Галиев автомобильләр юууны 2022 елда башлап җибәргән. Бүген ул җиңел автомобильләргә хезмәт күрсәтүнең тулы циклын тәкъдим итә.

Шәхси эшмәкәрләр Ольга Камаева һәм Анна Вахотина маркетплейсларда уңышлы эшлиләр. Кондитер инвентаре, 3D-принтерда эшләнгән эксклюзив бижутерия сатыла.

 

«Сильверстайл» ҖЧҖ мәчеләр туалеты өчен “агач тутыргычлар” фасовкалый.

«АльянсТриоСтрой» ҖЧҖ һәм «Опора» ҖЧҖ. Әлеге производстволар башында Вадим Гыйззәтуллин тора. Язу кәгазен һәм канцелярия товарларын күмәртәләп сату белән шөгыльләнә.

«Закамье-Уруссу» —Урыссу авыл хуҗалыгы куллану эшкәртү тәэмин итү-сату кооперативы. Чимал сөтне җыю, суыту һәм фильтрлау белән шөгыльләнә.

Зөлфия Гыйбадуллина ассызыклаганча, «Урыссу» сәнәгать паркы территориясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, эшкуарлык активлыгын арттыру, төрле тармакларда һәм эшчәнлек төрләрендә сәнәгать җитештерүләрен булдыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудырылган.

 

Белешмә. Сәнәгать паркы 19,48 гектар мәйданлы территориядән тора, ул тимер-бетон койма белән әйләндереп алынган һәм өч шартлы зонага бүленгән: муниципалитеттан резидентларга арендага бирергә планлаштырылган җир кишәрлекләре; җитештерү, склад һәм административ-көнкүреш корпусларын да кертеп, индустриаль биналар һәм корылмалар белән төзелгән участоклар; урнаштыру өчен билгеләнгән гомуми файдаланудагы җирләр һәм технологик мәйданчыклар инженерлык корылмалары.

Биналар астындагы җир участоклары «Идарә компаниясе» ҖЧҖ арендага бирелгән. Район Советы карары белән "Урыссу" сәнәгать паркы территориясендәге җир кишәрлекләрен арендалаучылар аренда хакын түләүдән азат ителде.

Парк территориясендә күчемсез милек объектлары урнашкан, аларның гомуми мәйданы 18 мең кв.метрдан артык тәшкил итә.

Паркның “тулганлык” дәрәҗәсе 56 процент тәшкил итә. Биредә Куйбышев тимер юлына чыгучы үз тимер юллары челтәре бар. Махсус җиһазландырылган мәйданчыклар инерт материалларны (вак таш, ком-таш катнашмасы, вак таш һ.б.) кабул итәргә мөмкинлек бирә, ә коры төзелеш катнашмаларын кабул итү пункты аларны кабул итәргә генә түгел, ә аларны көпчәкле транспортка төяргә дә мөмкинлек бирә.

Республиканың финанс ярдәме хисабына инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү эшләре тулысынча төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International