Китапханәче балаларга табигатьтә янгын чыгу сәбәпләре, ут белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.
Уттан саклану темасын яктыртып, Солтан Шәмсинең «Ут хәйләсе» китабын тәкъдим итте, анда балаларга кеше һәм ут арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләнелә.
Әкият турында уртак фикер алышу булды. Ахырда балаларга «Азбука безопасности» и «Тревога в лесу» мультфильмнары күрсәтелде.
Чарага «Кызыл әтәч, тимә безгә!» дип аталган китап – иллюстрация күргәзмәсе әзерләнгән иде.