Ишегалды лагерена йөрүче малайлар һәм кызлар экскурсия белән Эчке эшләр министрлыгының Ютазы бүлегендә булдылар

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Әйдәманнар белән бергә, авылның барлык ишегалды мәйданчыкларына йөрүче балалар җирле полиция бүлегендә экскурсиядә булдылар. Укучыларны кунакчыл һәм ихлас каршы алдылар.

- Полициядә балаларга полиция участогының ничек төзелүе, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында җентекләп сөйләделәр, шулай ук хезмәт транспорты һәм хезмәт этләре белән таныштырдылар. Балалар бик күп фотога төштеләр һәм бик канәгать калдылар,- дип сөйләде ишегалды лагере әйдәманы  Карина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International