Мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Рәисеннән яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын алдылар. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мәгариф системасы муниципалитетларның мәгариф бүлекләренә нигезләнә. "Мәгариф -республиканың киләчәген формалаштыру өчен нигез. Сезнең мобильлек һәм нәтиҗәле хезмәт күбесенчә оператив эшләргә мөмкинлек бирүче транспорт булуга бәйле", диде ул.
Барлыгы 49 яңа «Лада Веста» автомобиле тапшырылган. Аларның берсен Ютазы муниципаль районының мәгариф бүлеге кабул итте.