Ютазы районында рус теле укытучылары утырышы узды

2023 елның 18 августы, җомга

16 августта рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсенең август секция утырышы узды.

Утырыш барышында яңартылган ФДББС шартларында Федераль төп гомуми белем бирү программаларына күчүнең актуаль мәсьәләләре каралды, төп дәүләт имтиханнары, ТДИга, эш программаларына үзгәрешләр кертелде, ГИА, олимпиада нәтиҗәләре анализланды, киләсе уку елына бурычлар билгеләнде.

- Чыгышларга әзерләнгәндә педагогларның профессиональ, аналитик карашы сизелде. Барлык укытучыларга да эш өчен гамәли материал җиткерелде, - дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International