«Минем дәүләтем флагы» чарасын Ютазы районы Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре үткәрде

2023 елның 18 августы, җомга

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Россия Федерациясе флагы көненә багышлап, "Гаилә" паркында ишегалды лагерьлары балалары өчен «Минем дәүләтем флагы» мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрде.

Китапханәчеләр уен формасында балаларга Россия флагы тарихы, Россия триколоры төсләренең символик әһәмияте турында сөйләделәр.

Балалар дәүләт һәм һәр граждан тормышында флагның әһәмияте  турында күзаллау алдылар, «Туган ил нинди төстә? " викторинасы сорауларына җавап бирделәр, алар Россиянең дәүләт символлары белән бәйле булган, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Аннары «Флагны тапшыр», «Кем флагны тизрәк алып килә?», «Россия триколорын җый» һәм «Түгәрәккә керергә телим», «Игътибарлылыкка уен», «Мин Россиядә яшим» эстафеталарында катнаштылар.

Бу истәлекле көнне һәркем Россия триколоры чәчәкләре белән тасма алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International