"Гаилә" паркындагы йорт яны лагерьларына йөрүче балалар өчен Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Яраткан китаплар хит-парады» дигән әдәби викторина үткәрделәр.
Балалар викторина сорауларына «Сказочная разминка», «Утешение сказочных героев», «Литературное лото» бүлекләре буенча җавап бирделәр. “Кем мин?» интеллектуаль уены уйнадылар.
Таныш һәм яраткан әкиятләрен, танылган Ватан һәм чит ил әдәбияты авторлары Н. Носов, В.Драгунский, Л. Лагин, Р. Киплинг, М. Твен, Л. Кэррол әсәрләрен искә төшерделәр. Иң ошаган китапны дусларча алкышлар ярдәмендә сайладылар.
Чара ахырында балаларны китапханәгә кызыксындырган китаплар алырга чакырдылар.