Урыссу халкы Алма-бал спасын билгеләп үтте

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Район мәдәният йорты алдындагы мәйданда «Алма - бал спасы» бәйрәме узды.

Чараны Изге Николай гыйбадәтханәсе настоятеле протоиерей Роман ачты. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Ачыкланганча, Алма спасы православие чиркәвендә Преображение Господне дип аталган. Атакай кунакларга тыныч тормыш, сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләде. Шуннан соң чиркәү хоры тематик җыр башкарды.

 

Алма Спасы, билгеле булганча, алма уңышы бәйрәме һәм аларны әзерләүнең кайнар чоры башы. Бу көнне чиркәүдә яңа уңыш җимешләрен изгеләндерәләр. Алма могҗизалыга әверелә дип санала: җимешне тешләп кабып, теләк әйтергә кирәк, һәм ул һичшиксез чынга ашачак.

Район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары тамашачыларны шатландырыр өчен искиткеч концерт программасы әзерләгәннәр иде. Моннан тыш, мәйданда бал-алма ярминкәсе дә җәедерелгән иде. Шулай ук алма-бал эшләнмәләрен дегустацияләү, урам сәүдәсе оештырылды.

Балалар өчен Балалар иҗаты үзәге педагоглары күңелле уеннар һәм конкурслар үткәрде, шулай ук Димтамак яшь вокалистлары балалар белән «Алма уены»н уйнады.

Шат күңелле шамакайлар һәм рус гүзәлләре кунакларга алма һәм тәм- томнар таратты.

Ә бәйрәмнең иң кызган вакытында җыелучылар алма һәм балдан пешерелгән иң тәмле пирог өчен тавыш бирде. Бәйрәм күңелле узды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International