Октябрьдә Татарстанда "Урманны саклыйк" акциясе узачак

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

2023 елда Татарстанда 7-15 октябрьдә «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясе узачак. Даталарны раслаучы боерыкка республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Акция урманга сакчыл караш тәрбияләү, Татарстанда урнашкан урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатларында, төбәктә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International