Ютазы районының "Истоки" ветераннар хоры 2023 елның 20 августында Түбән Камада узган «Верую» Стахеев фестивалендә катнашты.
Туган телдә җыр, православие музыкасы һәм сүз фестиваленә "Истоки" хоры "Түбән Кама рус җәмгыяте" тарафыннан чакырылган. «Ютазы районы милли-мәдәни берләшмәсе рус җәмгыяте»нең җирле бүлеге рәисе Ирина Иванаевская җитәкчелегендә безнең ветераннар Стахеев фестиваленә юнәлде. Быел бәйрәм шәһәр яр буенда узды. Бирегә бөтен Татарстаннан, шулай ук Мәскәү, Оренбург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кунаклар һәм башкаручылар җыелды. Фестиваль Красный Ключта Изге Ана гыйбадәтханәсендә архиерей гыйбадәтләреннән башланды. Аны Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий ачкан.
Безнең ветераннар ике номинациядә катнаштылар: нәфис сүз һәм православие, патриотик, туган телдә җырлар башкару. Конкурсны оештыручыларны һәм тамашачыларны үз талантлары белән таң калдырып, алар берничә номинациядә лауреат исемен яуладылар. Кубоклар һәм дипломнарны Галина Еськина, Лидия Ковалева һәм «Истоки»хоры алды.
- Барысы да фестивальнең матур мохиты, күңел кунакчыллыгы, очрашу һәм кабул итүнең җылылыгы белән соклануда калды. Без Красный Ключта Изге Ана гыйбадәтханәсендә булдык, чиркәүне ремонтлаганнан соң ачылу хөрмәтенә “исповедь”та һәм тантаналы “служба”да булдык. Чиста, якты гыйбадәтханәдә без чиркәү хорының матур, күп тавышлы җырулары белән хозурландык. Шулай ук без Красный Ключка нигез салучылар, меценатлар сәүдәгәр Стахеевларга багышланган күргәзмәдә һәм рәссам Фәтхетдинов музеенда булдык, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты «Истоки» хоры җитәкчесе Ирина Ивановская.
Бәйрәм рус мәдәниятен һәм традицияләрен яраткан күп кенә кешеләрне берләштерде. Бу көнне сәхнәдән берничә сәгать дәвамында вокаль номерлар һәм шигырьләр яңгырады. Шулай ук халык һөнәрләре һәм декоратив-кулланма сәнгать осталары күргәзмә-ярминкәсе узды һәм хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия ярминкәсе оештырылды.