Акция авыр тормыш хәлендә калган балалары булган гаиләләр өчен «Мәктәп портфелен» формалаштыру юлы белән яңа уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Быел 1 нче сыйныфка 230 бала киләчәк. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясендә районның сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет учреждениеләре катнашты.
Беренче сыйныф укучыларын район башлыгы Аяз Шәфигуллин котлады һәм балаларга, ата-аналарга һәм укытучыларга яңа уку елында уңышлар теләде.
Район мәдәният йорты һәм Балалар иҗат үзәге иҗат коллективлары бу чара хөрмәтенә концерт һәм уен программасы әзерләгәннәр иде.