Бүген Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды

2023 елның 25 августы, җомга

Урыссудан Гарифуллиннар гаиләсе әлеге чарада Ютазы районын тәкъдим итте

2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов һәм аның хатыны Г. А. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды.

 

- Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык искиткеч Татарстан гаиләсе катнашты, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина.

 

Бүген Кремльдә Ютазы районы халкы арасында абруйлы һәм хөрмәт казанган Урыссу гаиләләренең берсе — Гарифуллиннар гаиләсе хөрмәт белән каршы алынды.

Ирле-хатынлы Зөфәр Карәм улы һәм Зилә Илгизәр кызы Гарифуллиннар бик әдәпле балалар - уллары Фәрит, игезәкләре Камил һәм Эмилияне лаеклы тәрбиялиләр. Алар - тырыш, дус һәм иҗади, «Гаилә бәйрәме» номинациясендә «Нечкәбил» республика конкурсында җиңүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International