«Энергия» стадионында Татарстан Республикасы көненә һәм поселок көненә багышланган чара узды.
Стадион янында һөнәрчеләр һәм “Кладовая ремесел” декоратив-кулланма сәнгать осталары ярминкәсе ачылды. Бу ярминкәдә ниләр генә юк иде: агач һәм йоннан кулдан эшләнгән әйберләр, соклангыч бижутерия, бал, сабын, сыр. Һәркем үзенә файдалы һәм кызыклы нәрсә саатып ала алды.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм башка район җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары ярминкәдә һәр һөнәрче янына килеп, оригиналь әйберләрне кызыксынып карадылар. Шуннан соң алар стадионның төп керү урыны янына үттеләр. Традиция буенча район җитәкчеләрен һәм кунакларын милли костюмнарда чәк-чәк һәм хуш исле икмәк тотып каршы алды. Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең “Тургай” баянчылар ансамбле башкаруындагы милли мотивлар очрашуга аерым колорит өстәде.
Чара майданның төп сәхнәсендә үзешчән коллективларның чыгышларыннан башланды. Шул ук вакытта, чыгыш ясаучыларның күңелле җырлары астында, балалар өчен фольклор уеннары үткәрелде. Программаны Димтамак мәдәният йорты белән берлектә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары әзерләде. Балаларга уеннар бик ошады, кызыклы фольклор программасы ярдәмендә уеннарда катнашучылар әби-бабаларының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше Халык коллективы, «Ютазы йолдызлары» бию ансамбле һәм районның башка иҗат коллективлары башкаруында искиткеч хореографик композиция белән ачылды. Композиция җыелганнарны катнашучылар саны, соклангыч костюмнар һәм сыгылмалы рәвештә бер темадан икенчесенә күчүчәнлек белән үзенә җәлеп итте.
Әлеге куелыштан соң, район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм «ТР Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айделдинов Ютазы халкын бәйрәм белән котладылар һәм районның иң яхшы хезмәтчәннәрен — төрле һөнәр ияләрен бүләкләү тантанасын җитәкләделәр.
Бүләкләү тантанасын Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина дәвам итте. Районнан барлыгы илле кеше бүләкләнде.
Тантаналы өлештән соң, җирле солистлар һәм район мәдәният йорты иҗат коллективлары, Туймазыдан яшьләр бию коллективы һәм кунакка чакырылган татар эстрадасы артистлары Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар катнашында бәйрәм концерты узды.
Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.