Чаңгы роллерлары һәм кросс буенча чаңгычы узышчылар арасында республика ярышлары 25-27 август көннәрендә Җәлил поселогында узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан унҗиде команда катнашты.
Ютазы районы исеменнән «Олимп» урта мәктәбе тәрбияләнүчесе Искәндәр Латыйпов чыгыш ясады. Ул 2,5 км дистанциядә классик стильдә беренче урынны яулады.