Бу көнне Беслан, Волгоград, Буйнакск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Первомайск, Буденновск, Волгодонск, Владикавказ кебек терактлар булган шәһәрләрдә, шулай ук бөтен Россия буенча, Хәтер акцияләре уза. Кешеләр һәлак булганнар истәлегенә матәм йөрешләренә һәм тыныч митингларга чыгалар, патриотик акцияләр үткәрәләр, мемориалларга чәчәкләр салалар. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында террорчылык проблемаларына һәм аңа каршы көрәш ысулларына багышланган дәресләр уза. Музейларда терроризмның коточкычлыгы һәм аның корбаннары турында тематик экспозицияләр ачыла.
Бүген дәүләт террорчылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән төрле чаралар куллана: бу террорчылык актларының нәтиҗәләрен кисәтү, көрәш һәм бетерү чаралары.