Ел саен үткәрелә торган «ФинЗОЖ эксперт» Бөтенроссия конкурсы

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе (Татарстан) 2023 елның 1 июленнән ел саен үткәрелә торган «ФинЗОЖ эксперт» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә. Конкурс Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты ФДБУ тарафыннан Финанс министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Конкурсның максаты - гражданнарның финанс культурасын үстерүгә һәм җәмгыятьтә финанс яктан грамоталы тәртип урнаштыруларын формалаштыруга юнәлдерелгән инициативаларны хуплау һәм аларга ярдәм итү.

Конкурсның бурычы гражданнар арасында белемнәрне популярлаштыру һәм куркынычсыз һәм грамоталы финанс тәртибе күнекмәләрен тарату.

«ФинЗОЖ эксперт» конкурсында финанс грамоталылыгы һәм финанс мәдәнияте буенча белем бирү-агарту проектлары авторлары катнаша ала.

 

Конкурс кысаларында түбәндәге номинацияләр каралган:

 

1. Иң яхшы комплекслы мәгълүмат кампаниясе;

 

2. Мәктәп укучылары һәм/яки студентлар өчен иң яхшы белем бирү проекты;

 

3. Өлкәннәр аудиториясе өчен иң яхшы мәгърифәт проекты;

 

4. Финанс мошенникларына каршы тору өчен иң яхшы проект;

 

5. Финанс культурасы буенча иң яхшы студент проекты;

 

6. Финанс культурасы буенча иң яхшы мәктәп проекты.

 

Конкурска йомгак ясау 2023 елның ноябрендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында планлаштырылган.

Конкурсның җентекле шартлары белән "Моифинансы.рф" (https://xn--80apaohbc3aw9e.xn--p1ai/project/premiya-finzozh-ekspert/) порталында танышырга мөмкин.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты: Э. И. Рәхимҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International