Ютазы районында балаларны мәктәпкә әзерләүне дәвам итәләр

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Ютазы районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Якунин Леонид Александровичтан аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга 50 предметтан торган канцелярия җыелмалары тапшыру оештырылды. Балалар мондый бүләккә бик шатландылар һәм үзләренең соклануларын яшермичә парламентарийга зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Депутат ярдәмчесе Елена Коваль үзенең комментариенда «Бердәм Россия” партиясеннән депутатлар корпусы ягыннан һәрьяклап ярдәм итү аркасында күп санлы балалар матур һәм кирәкле мәктәп кирәк-яракларын алырга мөмкинлек алды һәм бу факт бик сөендерә. Ә безгә, олыларга, укучыларын яңа уку елын уңышлы башлауларын һәм тырышып укуларын телисе генә кала".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International