«Яңарыш» клуб берләшмәсе катнашучылары белән Урыссу үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә һәм Поселок көненә багышланган «Родного края разноцветье» туган якны өйрәнү калейдоскобы үткәрелде.
Һәр кешенең үз “кече Ватаны» бар — ул туган-үскән җире: аның йорты, аның төбәге, бистәсе. Безнең өчен шундый «Кече Ватан» - ул Урыссу бистәсе.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова туган як тарихы һәм табигате белән таныштырды. Анда катнашучылар республикабызның ничек үсүен һәм барлыкка килүен белделәр.
Туган як халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләштеләр, танылган якташларын искә төшерделәр, төбәк тарихы турында белемнәрен гомумиләштерделәр. Чарага килүчеләр «Туган ягыңны ярат һәм бел» уеннарында катнаштылар, география һәм тарих өлкәсеннән «Безнең яраткан Татарстаныбыз», «Флора һәм фауна», «Татарстанның истәлекле урыннары» биремнәрен үтәделәр. Чара ахырында катнашучылар туган якны өйрәнү кроссвордын чиштеләр.