Бу 30 август — Республика көнен бәйрәм итүче авыл халкына искиткеч бүләк булды.
- «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында төзелгән фельдшер-акушерлык пункты бик матур һәм уңайлы булды.
Районда шундый яңа медицина объектлары төзү авыл җирлегендә халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләү чыгышында.
Традиция буенча, тантаналы шартларда, яңа объектка керү ишеге алдында ал тасма киселде. Бу күңелле миссияне муниципалитет вәкиле Светлана Самонина, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова, Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева башкардылар.
Светлана Закир кызы сүзләренчә, яңа медицина учреждениесен төзүгә һәм җиһазландыруга төбәк бюджетыннан 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Биредә прививка һәм процедура кабинетлары, халыкны кабул итү бүлмәсе, дару чараларын һәм дезинфекцияләү эремәләрен саклау өчен биналар һәм санитария бүлмәсе бар.
800 кешелек Әбсәләм авылы күптән инде заманча ФАПка мохтаҗ булган.
Җирле халыкның ризасызлыгын авыл клубы бинасында урнашкан медицина учреждениесенең барлык кирәкле уңайлыклар белән тәэмин ителмәве, халыкны диспансерлаштыру һәм табибларның күчмә кабул итүләре тыгызлыкта узуы тудырды.
Татарстанда республика җитәкчелеге һәм шәхсән Рәис Рөстәм Миңнехановның зур ярдәмен алган халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү программасы гамәлдә булу сәбәпле, быел Ютазы районында уникенче модульле ФАП файдалануга тапшырылды.