Дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнендә район халкы өч социаль әһәмиятле объектны ачты.
Иске Каразиректә һәм Димтамакта - балалар паркы, ә Әбсәләм авылында фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачу тантанасы булды.
Объектларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район Советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова, җирлек башлыклары һәм башкалар катнашты.
Тантана барышында финанс яктан ныгытылган социаль программаларда катнашуы, районга бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү сәләте өчен район җитәкчелеге адресына бик күп мактау сүзләре яңгырады.
Чыгыш ясаучылар республиканың алга таба үсешен билгеләп үттеләр, президент программаларын гамәлгә ашыруның һәр муниципалитетта, барлык торак пунктларда узуын ассызыкладылар.
Кичә район халкы тагын бер тапкыр хакыйкатькә ышанды: республиканың иң ерак районы — Ютазы төбәге үз республикасы белән бергә үсә.
Тантана символикасы - ал тасманы Светлана Самонина һәм Закуан Ильясов кистеләр. Бәйрәм мохитын район мәдәният йорты артистлары тудырды.