Урыссуда Республика көнен бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

 

Район мәдәният йорты мәйданында Республика көненә багышланган  бәйрәм концерты һәм чәчәкләр фестивале узды.

Чәчәкләр фестивалендә район предприятиеләре һәм оешмалары катнашты. Катнашучылар тәкъдим иткән күз явын алырлык чәчәк композицияләре оригинальлеге белән үзләренә җәлеп итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина җитәкчелегендәге комиссия барлык катнашучыларны карап, иң креатив чәчәк композицияләрен билгеләп үтте. Моннан тыш, бу бәйрәм чарасында гадәти булмаган чәчәк костюмнары конкурсы узды.

Бәйрәм кунаклары алдында җирле иҗат коллективлары һәм солистлар искиткеч концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, бәйрәм кәефе тудырдылар.

Чара ахырында дипломнар белән чәчәкләр фестивале һәм костюмнар конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International