Әбсәләм артистлары ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулларыннан бүләк алдылар

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

30 августта Әбсәләм авыл мәдәният йортының “Наза” кубызчылар ансамбле (җит. Рәхмәтуллина З.А.) Казан шәһәрендә узган традицион “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты бәйрәме - XXXVIII Республика фестивалендә катнашты.

Иҗат коллективы  Галиәсгар Камал исемендәге Дәүләт академия театрының төп сәхнәсендә чыгыш ясады һәм «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы ДБУ бәйрәм йөрешендә катнашты.

«Наза» кубызчылар ансамбле «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» республика дәүләт программасы кысаларында костюмнар тегүгә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановтан бүләк сертификаты кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International