1 сентябрьдә Урыссудагы 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә спорт залларын ачу тантанасы булды

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Спорт — милләтнең сәламәтлеген билгеләүче мөһим факторларның берсе, - диде Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин әлеге тантаналы чараны ачып.

Шулай ук подрядчыларга спорт заллары төзүләре, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырулары өчен рәхмәт белдерде.

Бу көнне спорт заллары ачылу уңаеннан бәйрәмгә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФ төбәк бүлеге рәисе Миргалимов Хафиз Гаяз улы, 6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ядран-Ойл» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Салихов Ирек Фәрит улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Эшләр белән идарәчесе Рюхов Андрей Иванович, Территорияләр белән эшләү буенча идарәнең баш киңәшчесе, Ютазы районы кураторы Нугаев Фәрит Камил улы кебек хөрмәтле кунаклар килде.

Хөрмәтле кунаклар барысын да спорт заллары ачылу белән котладылар, яңа спорт заллары белән яңа спорт казанышлары һәм мәктәпләрнең иң яхшы традицияләре сакланачагын билгеләп үттеләр. Район мәдәният йорты артистлары барлык катнашучыларны үзләренең якты номерлары белән котладылар.

Бәйрәм кәефе һәр нәрсәдә сизелде: балаларның һәм өлкәннәрнең яхшы кәефендә, яңартылган спорт залында таралган тантаналы музыкада, балаларның чыгышларында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International