Россиянең барлык мәктәпләрендә 1 сентябрьдә уку елы башлана.
Озак җәйге каникуллардан соң ял иткән укучылар яңа көч белән туган мәктәпләренә кайталар. Бу көн мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлаган кешеләр өчен дулкынландыргыч һәм иң көтелгән көн.
Быел Урыссу башлангыч мәктәбендә - өч беренче сыйныф. Беренче сыйныф укучылары барлыгы 79 кеше. Кичәге балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре югары квалификацияле педагоглар — Галина Владимировна Матвеева (1а), Миләүшә Мөнәвир кызы Камалтдинова (1б) һәм Айсылу Камил кызы Йосыпова (1в) кулына эләккән.
Чара РФ һәм ТР гимны астына флаглар күтәрүдән башланды. Мәктәп директоры Наталья Майорова укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады һәм тантаналы линейканы ачык дип игълан итте.
Бәйрәмдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашты.
Котлаулар һәм теләкләр белән район башлыгы җыелганнарга мөрәҗәгать итте.
- Яңа уку елында районда беренче тапкыр мәктәп бусагасын 230 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Алар өчен бүген аеруча дулкынландыргыч көн, алар беренче тапкыр үзләренең беренче укытучыларын күрәчәк, аның образы аларның йөрәкләрендә мәңгегә сакланачак. Яшь гражданнарның никадәр алга киткән, грамоталы, ирекле, җаваплы һәм үз карашларында нык торучан булуларына бөек илебезнең киләчәге бәйле.
Һәм бу эштә укытучылар аерым роль уйный. Педагогларга һәм мәгариф өлкәсендәге барлык хезмәткәрләргә чын күңелдән рәхмәтемне белдереп, республика һәм район җитәкчелеге барлык кирәкле шартларны тудырачак, дип ышандырырга телим, — дип билгеләп үтте Аяз Шәфигуллин.
Мәктәп укучылары бәйрәм кунакларын күңелгә үтеп керерлек чыгышлар белән сөендерделәр. Беренче сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, флешмоб биеделәр, ә «Гамма» мәктәп хоры күңелле җыр башкарды. Әкият геройлары Мальвина һәм Буратино балаларны үзләренең шаян табышмаклары белән җәлеп иттеләр. Мальвина искиткеч җыр җырлады, аннары Буратино беренче сыйныф укучыларына «Белем ачкычы» бүләк итте.
Яңа елда беренче шалтырату хокукы 4А сыйныф укучысы Риналь Камаевка һәм 1Б сыйныф укучысы Ралина Шакировага бирелде.
«Балачак навигаторы» Бөтенроссия проекты кысаларында дүрт сыйныф укучылары «Киләчәк очкычы» акциясен үткәрделәр. Балалар беренче сыйныф укучыларына теләкләр һәм нәсыйхәтләр белән кәгазь очкычлар тапшырдылар, шуның белән аларны белем дөньясына багышладылар.
Тантаналы линейка ахырында көчле алкышлар астында беренче сыйныф укучылары беренчеләрдән булып мәктәп бинасына керделәр.