Әлеге мәктәпләр укучылары өчен 1 сентябрьдә икеләтә бәйрәм булды. Белем көненнән тыш, биредә яңа спорт заллары ачылу да билгеләп үтелде. Төзелеш эшләре Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын исәпкә алып барыла.
Педагогларны һәм укучыларны котларга Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФ төбәк бүлеге рәисе Хафиз Миргалимов, ТР Дәүләт Советының 6 чакырылыш депутаты, "Ядран-Ойл" АҖ Директорлар советы рәисе Ирек Салихов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының эшләр идарәчесе Андрей Рюхов һәм ТР Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе, Ютазы районы кураторы Фәрит Нугаев килде.
Исегезгә төшерәбез, спорт объектларын төзү быелның язында башланды. Ике спорт объектын төзү өчен 141 млн. сумнан артык финанслау бүлеп бирелгән. Заллар спортның барлык төрләре белән шөгыльләнү өчен уңайлы, якты.
Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы Рәисенә, район җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә, аерым алганда "Коннект Ойл" ҖЧҖ һәм "ЭргаСтрой"га яңа спорт залы төзүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук әти-әниләр киләсе елларда бассейнны ачу тантанасына җыелырбыз дип өметләнделәр.
Район мәктәпләрендә уңайлы мохит булдыру бик мөһим. Хәзер Ютазы һәм Урыссуның 3 нче мәктәбе укучыларының физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлары булачак, бу яңа спорт рекордларына ирешүгә ярдәм итәчәк.