Урыссу сәнгать мәктәбендә Белем көнен концерт белән каршы алдылар

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Белем көнендә Балалар сәнгать мәктәбендә тантаналы линейка узды.

Мәктәпнең барлык бүлекләре укучылары һәм педагоглары искиткеч концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре кунак булды. Алар әзерләнгән концертны рәхәтләнеп карадылар.

Урыссу балалар сәнгать мәктәбе директоры Дмитрий Ивановский балаларны һәм педагогларны бәйрәм белән котлады, яңа уку елында иҗади уңышлар һәм казанышлар теләде.

Чара җылы дуслык шартларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International