Ютазы районы башлыгы хезмәт ветеранына «Сугыш чоры балалары» медален тапшырды

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2 сентябрьдә Әбсәләм авылында яшәүче Миңзифа Сираева үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Әлеге авылда туып-үскән бу олы яшьтәге хатын-кыз тормыш авырлыгын иртә татый башлый.

Миңзифа Мөкъсин кызы өч яшеннән әтисез кала, ә 13 яшендә әнисен дә югалта. Ләкин төшенкелеккә бирелми.

Укый, хисапчы һөнәрен үзләштерә һәм һөнәрендә уңыш казана. Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Бүген ул улы белән яши. Әмма кызлары да якында. Оныклары Һәм оныкчыклары уңышлары белән сөендерәләр.

Юбилярны котларга район башлыгы Аяз Шәфигуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова килде. Миңзифа Сираевага иң изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы чәчәкләр, истәлекле бүләк, шулай ук «Сугыш чоры  балалары» (“Дети войны”) медален тапшырды.

Бу балачактан күп кенә югалтулар кичергән хатын-кыз өчен дулкынландыргыч мизгел һәм шул ук вакытта ил җитәкчелегенең Бөек Ватан сугышы балалары өлешенә төшкән авырлыкларын тану да.

Котлауларга Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Миңнегөл Мостафина һәм мәдәният йорты директоры Диләрә Йосыпова да кушылды.

Котлаулар, җылы елмаюлар, хөрмәткә лаеклы өлкән яшь, балаларны яхшы тәрбияләгәне өчен район җитәкчелегеннән күп рәхмәт сүзләре, ак чәчле апаның табигый тыйнаклыгы...

Бүген юбилярның шундый көне — бәхетле һәм куанычлы, дип ассызыклап үтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International