Сигнализация эшли башлады, укучылар һәм укытучылар мәктәп бинасын паникасыз һәм ыгы-зыгы ясамыйча калдырып чыкты.
Аннары «перекличка”. Чара барышында гадәттән тыш хәлләр очрагында укучыларның, укытучыларның һәм мәктәп администрациясенең гамәлләре уңышлы кабатланды. Чара оешкан төстә нормативлар нигезендә үткәрелде.
Мәктәптә мондый тренировка эвакуацияләре, балаларга экстремаль ситуациядә гамәли күнекмәләр сеңдерү максаты белән, даими рәвештә үткәрелә.