Александр Карпеев 2 сентябрьдә Әлмәттә узган ат спортының милли төре буенча ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте.
«Татнефть» компаниясе оештырган ярышлар 2023 елда Нефтьчеләр көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.
«Олимп» спорт комплексы директоры Александр Карпеев әлеге ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте һәм 90 килограммнан артык авырлык категориясендә мактаулы өченче урынны алды.
Исегезгә төшерәбез, ат көрәше — татарларның һәм күп кенә төркиләрнең иң борынгы спорт төрләренең берсе, ул бүген бөтен җирдә яңадан торгызыла һәм Урта Азия илләрендә һәм Россиядә аларның меңләгән җанатарлары бар. Үз эченә ул ат спорты һәм билбауларда милли көрәш элементларын ала.